Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты

Автор:   •  Апрель 18, 2022  •  Доклад  •  372 Слов (2 Страниц)  •  187 Просмотры

Страница 1 из 2

Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты

Габдулла Тукай 1907 (бер мең тугыз йөз җиде) нче елның көз айларында солдатка каралу уңае белән Казанга кайта һәм шунда яшәп кала. Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Казан чоры башлана.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары булачак Фәтих Әмирхан, Галиаскар Камал, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләйләр белән таныша. Казанга кайту Г. Тукай иҗатына искиткеч шифалы тәэсир ясаган.Чөнки Җаек чоры иҗаты әле киң халык тарафыннан танылмаган була.

Аның “Туган тел”, “Китап”, “Шиһаб хәзрәт”, “Көзге җилләр”, “Олуг юбилей уңае белән халык өметләре” шигырьләрен, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкияте кебек поэма әкиятләрен, “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”, “Ысулы кадимче” исемле поэмаларын, “Исемдә калганнар” повесте, балаларга багышланган шигырьләрен, “Мияубикә”, “Алтын әтәч” поэмаларын эченә алган 35 исемдә үзе исән чакта чыккан китаплары Казанда басыла.

Тукай Казанда 5 ел 8 ай гына яшәгән һәм аның таланты Казан белән бергә үскән, иҗаты шунда чәчәк аткан. 21-22 яшьлек Тукай турында, академик Мансур Хәсән улы Хәсәнов бик дөрес билгеләгән: “ыргылып алга чыга, татар яңарышының әйдәүче шәхесләре рәтенә баса”.

Казан нәширләре Тукайны беренче көннәрдән үк үз иткән. 14 ноябрьдә шагыйрьгә “Казанны алырга” мөмкинлек биргән китабы – “Габдулла Тукаев шигырьләре”( 3 нче дәфтәр). Шәрәфләр матбагасында басылып чыккан, күп тә үтми шунда ук 4 нче дәфтәр “Г. Тукаев шигырьләре”нең икенче китабы дөнья күргән, 1909 елның 6 нчы гыйнварында өченче китабы басылган.Казанда

...

Скачать:   txt (4.9 Kb)   pdf (82.1 Kb)   docx (8.6 Kb)  
Продолжить читать еще 1 страницу »
Доступно только на Essays.club