Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Ш. Камалның "Акчарлаклар" повестендә эшче образы

Автор:   •  Апрель 11, 2019  •  Курсовая работа  •  5,159 Слов (21 Страниц)  •  906 Просмотры

Страница 1 из 21



ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.....................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Ш.КАМАЛНЫҢ “АКЧАРЛАКЛАР” ПОВЕСТЕНДӘ ЭШЧЕЛӘР ОБРАЗЫ БИРЕЛЕШЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ............................................................................................................5

  1. Ш.Камалның иҗади эволюциясенә биографик һәм иҗтимагый факторларның йогынтысы......................................................................................5
  2. Ш.Камал иҗатында эшче образының үсештә күрсәтелүе........................ 8

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Ш.КАМАЛНЫҢ “АКЧАРЛАКЛАР” ПОВЕСТЕН ОБРАЗЛАР БИРЕЛЕШЕ ЯГЫННАН АНАЛИЗЛАУ........................................12

2.1. “Акчарлаклар” повестендә эшче образын ачучы чара буларак акчарлак символик образы....................................................................................................12

2.2. “Акчарлаклар” повестен Э.Золяның “Жерминаль” романы белән чагыштырма планда өйрәнү тәҗрибәсе..............................................................17

ЙОМГАК................................................................................................................22

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ........................................................24

КЕРЕШ

Ш.Камал – гаять катлаулы тормыш юлын үтеп, тетрәндерелек, гаять гыйбрәтле хикәяләр, повесть-романнар, пьесалар иҗат иткән күренекле әдипләребезнең берсе. Аның әсәрләрен укып, язучының үзенең дөньяга карашы эволюциясен, илдә барган иҗтимагый-тарихи вакыйгаларны күзалларга мөмкин. Әмма иҗатының йөзек кашы – ул, мөгаен, “Акчарлаклар” повестедер. Әсәрнең әдәбият мәйданында роле шул кадәр зур, хәтта хәзерге әдәбиятта да аллюзия тудыру чарасы буларак шушы әсәргә мөрәҗәгать итү очраклары бар. Һәм бу теманың актуальлеген тәшкил итеп тора. Ф.Бәйрәмованың “Канатсыз акчарлар”ы – шуңа бер мисал.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Ш.Камал классик әдәбиятның бер вәкиле булып тора, димәк, аның турында фәнни әдәбиятта мәгълүмат тупланган, әсәрләре өйрәнелгән, дип фаразларга була. Чынлыкта әдип мирасы тиешле дәрәҗәдә өйрәнелгән, дип әйтеп булмый. Узган гасырның 60 нчы елларында А.Нигъмәтуллин әсәрләрендә уңай геройлар бирелешен анализлауга багышлаган диссертациясен яклый [Нигматуллин 1962]; язучы шәхесенә һәм аның иҗатына фәнни күзәтү ясала [Нуруллин 1974: 3-22]; “Акчарлаклар” повестендә әдип яшәгән чор бирелешенә күзәтү ясала [Бәширов 2002]; ХХ гасыр башы хикәяләре контекстында Ш.Камал хикәяләрендәге реализм юнәлешенең бирелеше ачыклана [Заһидуллина 2007]; иҗаты импрессионистик алымнар кулланылышы ягыннан анализлана [Ганиева 2002]; хикәяләрендә мотив поэтикасы бирелешен анализлана [Ибрагимов https://cyberleninka.ru/article/v/motiv-v-rasskazah-sh-kamala-k-sopostavitelnoy-poetike-motiva ].

Эшнең объекты – Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесте, ә предметы – “Акчарлаклар” повестендә эшче образларының бирелеш үзенчәлекләре.

Эш түбәндәге максаттан чыгып башкарылды – Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестендә эшче образларының бирелеш үзенчәлекләрен төрле яклап өйрәнү. Максатка ирешү мондый бурычларны чишүне күзаллый:

  1. әдипнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. Әлеге бурычны чишү тормыш биографиясе тирәлек һәм иҗат арасыдагы бәйләнешне күрү өчен кирәк;
  2. әдип иҗатында эшче образларының үсешенә күзәтү ясау. Әлеге бурычны чишү Ш.Камал әсәрләрендәге герой-эшче образының уңай якка үзгәрә баруын, әмма реалистик планда сурәтләнүенә төшенү өчен кирәк;
  3. әсәрдә символик образларның вазыйфасын ачыклау. Кагыйдә буларак, символик образның ролен ачыклау әдипнең иң яшерен уй-фикерләрен ачыкларга булыша;
  4. “Акчарлаклар” повестен Э.Золяның “Жерминаль” романы белән чагыштырма планда өйрәнү. Ике төрле ил, төрле географик шартларда яшәгән, әмма икесе дә гадәттән тыш авыр шартларда эшләгән эшчеләрнең бирелешендә охшаш һәм үзгә якларны ачыклау, аңлату өчен кирәк.

Эшне башкару дәвамында биографик, чагыштырма, тасирлама методлар һәм алымнар файдаланылды.

Эшнең теоретик нигезләрен И.Нуруллин, Р.Ганиева, А. Нигъмәтуллин Ф.Бәширов, Д.Заһидуллина хезмәтләре тәшкил итә.

...

Скачать:   txt (70.9 Kb)   pdf (285.8 Kb)   docx (34.8 Kb)  
Продолжить читать еще 20 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club