Мәдинә Маликова иҗаты буенча “Үз уеным” бәйгесе
Автор: Hfdbz28091974 • Февраль 27, 2020 • Творческая работа • 472 Слов (2 Страниц) • 367 Просмотры
Мәдинә Маликова иҗаты буенча “Үз уеным” бәйгесе
Актаныш муниципаль районы Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миназова Равия Җәмигънур кызы
Максат:
1.Укучыларны Мәдинә Маликова иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.
2.Мөстәкыйль эзләнү эшчәнлеген булдыру.
3.Күренекле язучылар белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Ноутбук, интерактив такта, М.Маликова портреты,китап күргәзмәсе,”ТАССР-100 ел” плакат.
Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без “Үз уеным ” исемле интеллектуаль уеныбызны башлап җибәрәбез. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган күренекле язучы – Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗатына багышлана.
Уеныбызда катнашучылар: бишәр укучыдан торган 2 команда.
Беренче команда- “ Тапкырлар ”
Икенче команда- “Зирәкләр ”
Хөрмәтле тамашачылар! Жюри әгъзалары белән танышып узыйк. (Жюри әгъзалары белән таныштыру).
“Үз уеным” дип аталган интеллектуаль уен кагыйдәләрен искә төшерәбез. Уенда Мәдинә Маликованың иҗаты, тормыш юлы буенча сораулар куелган.Сораулар 4 бүлектән тора. Һәр бүлектәге сораулар баллар белән билгеләнә. Иң түбән балл – 50. Сораулар катлаулырак булган саен баллар да югары. Командалар сорауларны чиратлап сайлыйлар. Рәхим итеп, уенны башлыйбыз.
Тормыш юлы | 100 | 50 | 90 | 150 | 80 |
Иҗаты | 50 | 100 | 90 | 80 | 150 |
Бөек шәхес | 90 | 150 | 80 | 100 | 50 |
ТАССРтөзелүгә -100 ел | 150 | 100 | 90 | 50 | 80 |
Тормыш юлы:
1.М.Маликованың туган көне -100 балл (5 август,1935 нче ел)
2.Туган авылы-50 балл (Сарман районы Мортыш Тамагы авылы)
3.Кайсы уку йортларында белем ала- 90 балл (Минзәлә педагогия училищесын,Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый)
4.”Чаян”журналында нинди вазифа башкара? - 150 балл(корректор)
5.Һөнәре?- 80 балл ( язучы, драматург)
Иҗаты:
1.Нинди жанрларда иҗат итә?-50 балл(хикәя,повесть,роман,драма)
...