Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Минем җырлар җитсә үз илемә, Җырласыннар аны дусларым

Автор:   •  Апрель 4, 2023  •  Реферат  •  2,273 Слов (10 Страниц)  •  275 Просмотры

Страница 1 из 10

Муса Җәлилгә багышланган

республикакүләм фәнни-гамәли конференция

Минем җырлар җитсә үз илемә,

Җырласыннар аны дусларым...

(Татар әдәбияты классигы, күренекле балалар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче Абдулла Алишның тоткынлык чоры шигырьләренә багышланган фәнни-эзләнү эше)

                                                     

                                                        Эшне башкардылар: Татарстан Республикасы

                                          Арча муниципаль районы Иске Чүриле

                            урта гомуми белем мәктәбенең

                                                         8 нче  сыйныф укучылары

                       Вәлиева Гүзәл Раил кызы

                         Ганиева Аида Данил кызы

                

       Фәнни җитәкче:

                                                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                          Вәлиева Ләйсән Фоат  кызы

2023 нче ел

Эчтәлек

I. Кереш. ..................................................................................................................................3

II. Төп өлеш.

2.1. Туган илгә шигырьләре кайтты ................................................................4

2.2. Өметем зур минем.............................................................................................................6

2.3 Көрәш белән тудык, көрәш белән

                          Керәбез дә, ахры, кабергә.......................................................7

Ш. Йомгаклау..................................................................................................9

  IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................................11


Кереш

1944 нче елның 25 августында унбер татар улының – Гайнан Курмаш, Фуад Сәйфелмөлекев, Абдулла Алиш, Фуад Булат, Муса Җәлил, Гариф Шабай, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал, Әхәт Атнашев һәм Галләнур  Бохараевларның фашистлар суды карары белән гомерләре өзелә.

Бу каһарманнарның исемнәре һәм тормыш юллары бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен хөрлек, гаделлек үрнәге, туган халкыңа чиксез бирелгәнлек, ихтыяри көч һәм ныклык символы булып тора. Алар – татар халкының йөз аклыгы, намусы. Башлары гильиотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы. Шуңа күрә дә әлеге шәхесләрне белү, өйрәнү, хәтердә тоту – безнең изге бурыч! Хезмәтебезнең актуальлеге дә нәкъ менә шунда.

Эзләнү эшебездә без татар әдәбияты классигы, күренекле балалар язучысы, шагыйрь, Бөек  Ватан сугышы каһарманы, җәлилчеләрнең берсе Абдулла Алишның тоткынлыктагы шагыйрь тормышы, нәкъ менә тоткынлыкта язылган шигырьләре белән таныштыруны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен Абдулла Алиш хакында Рафаил Мостафин истәлекләре белән таныштык, аның тоткынлыкта язган шигырьләренең туган якка кайту тарихын өйрәндек, әсәрләре аша авторның әйтергә теләгән фикерен, хис-кичерешләрен билгеләдек. Үзебез өчен шулкадәр күп яңалык белдек.  


  1. Төп өлеш.

2.1.Туган илгә шигырьләре кайтты.

Күренекле татар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче Абдулла Алишның (1908— 1944) әсирлектә иҗат ителгән күп кенә шигырьләре сугыштан соң төрле елларда һәм төрле юллар белән туган илгә кайтып ирешкән. Аларның күп өлеше һәм иң беренче иҗат ителгәннәре гаиләсенә, туганнарына, якыннарына 1946 елда гына билгеле булган. Болар — Абдулла Алишның Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов тарафыннан чыгарылган дәфтәре һәм әсирлектә булган Нигъмәт Терегулов күчереп язган шигырьләр. Сугыштан соң 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов, Уфадан махсус Казанга килеп, аларны (Муса Җәлилнең беренче блокноты белән бергә!) Абдулла Алишның тормыш иптәше Рокыя апага шагыйрь күрсәткән адрес буенча китереп бирә. Аннары бу әсәрләрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыралар.

...

Скачать:   txt (25.3 Kb)   pdf (153.7 Kb)   docx (18.9 Kb)  
Продолжить читать еще 9 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club