Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Бурлы авылында мәдәният

Автор:   •  Ноябрь 4, 2018  •  Доклад  •  2,228 Слов (9 Страниц)  •  466 Просмотры

Страница 1 из 9

Тема: «Бурлы авылында мәдәният»

Максат:

  1. Бурлы авылының мәдәният үсешен күзәтү.
  2. Һәвәскәр артислар белән танышу

План:

  1. Кереш өлеш.
  2. Үткәннәргә бер караш.
  3. Мәдәният хезмәткәрләренең уңышлары.
  4. Хәзерге чордагы мәдәният үсеше.
  5. Йомгаклау.
  6. Кулланылган әдәбият.

Кереш

2015 нче елның ноябрь азакларында без, бөтен гаиләбез белән Бурлы мәдәният йортына юлландык. Ул көнне авылыбызның үзэшмәкәр коллективы Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни житми?» исемле комедиясен сәхнәгә куйды.

Мәдәният йорты ишеген ачабыз... Ниләр  көтә безне анда?

Утлар сүнде, пәрдәләр ачылды. Сәхнәдә яңа тормыш башланды. Мин ихтыярсыздан авылдашларымның сәхнә тормышы белән яши башлауларына шаһит булдым. Кызыксынуым бермә-бер артты. Залда бер яшьлек сабыйдан алып 90 яшьлек Фатыйма әби дә бар иде.

Нинди тылсым көче авылдашларымны бирегә китергән? Моның сере нәрсәдә?Әгәр бүгенге кичә туган телдә булмаса, килер идеме икән бу кадәр халык?!

Иманым камил, юктыр... Үземдә туган телнең көчен тойдым. Аның аралашу чарасы гына түгел, ә халыкның рух, мәдәният ,әхлак, тарих һәм фәлсәфә тоткасы булуын ныграк төшендем.

Милли байлыгыбызны үстерүдә Бурлы мәдәният йорты коллективының роле зур булуын тагын да ныграк аңладым.

Ә аның башлангычы кайда? Кемнәр алар? Менә шушы үземне кызыксындырган сораулар белән иртәгәсенә Бурлы мәдәният учагына юлландым.

Озак еллар Бурлы мәдәният йорты директоры булып эшләүче  Римза Әмирьян кызы Якупова мине көләч йөз белән каршы алды. Миңа мәдәният йортының архив материалларын, шәхси альбомнарны бик теләп  тәкъдим итте.

Үткәннәргә бер караш.

Белүебезчә, мәдәният тамырлары белән гасырлар төпкеленә сузылган. Һичшиксез, мәдәният тормышыбызның нигезен тәшкил итә.

Илдә совет власте урнашып, промышленность алга барган чор, 1936 елда Төрекмән авылыннын 6 почмаклы йорт күчерелеп китерелә һәм Бурлы авыл клубы төзелә. Ул вакытларда мәктәп,партия, комсомол оешмалары аң-белем таратуда бик күп көч салалар. 1940 елда колхоз идарәсе карары нигезендә клубы, библиотекасы,колхоз идарәсе белән бергә булган здание төзи башлыйлар. Ләкин колхоз моны тормышка ашыра алмый,1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып китә.

Бу елларда Бурлы авылының 7 еллык мәктәбендә эшләп йөрегән 16 укытучы аң-белем, культура, халыкны тәрбияләүдә төп көч булып торалар. Төрле бәйрәмнәр үткәрүдә,бизәүдә мәктәп укучыларының да өлеше бик зур.

Бу чорда Авыргазы, Дәүләкән, Макар колхоз-совхоз театрлары үсеп чыга. Бу 3 театр 1942 елда берләшеп, Авыргазы дәүләт театры булып кала(хәзерге Салават драма театры). Бу үз чиратында авыллларда драма түгәрәкләре үсүгә зур этәргеч була. 1938 елдан башлап Бурлы клубы «артислары» район смотрларында һәрчак беренчеләр рәтендә чыгыш ясыйлар. Алар – иң зур тәрбия бурычлары йөкләнгән тармакларның берсенә әверелә.

Сугыш елларына карамай яшьлек үзенекен таләп итә. Авырлыкларга , ачлыкка, караңгылыкка карамастан яшьләр һаман клуб тирәсендә булалар, күңел ачалар һәм спектакль, концертлар белән халыкның авыр кайгыларын басарга тырышалар. Авыл клубының иң актив эшчәннәре: Якупов Сабир, Якупова Заһида, Камалетдинов Мәгәфүр, Сафиуллина Миңниса, Габделхәй Абдрахманов,сафин Габделхай,Абдрахманов Файзулла, Ахметьянова Фәһимә, Якупов Миниәхмәт, Сабирова Нәжибә һ.б була. Алар бу чорда:

  • “Ана каберендә”
  • “Алма”
  • “Галиябану”
  • “Яшь йөрәкләр”
  • “Чаткылар”
  • “Беренче театр”
  • “Пожар”  исемле пьесаларны куялар.

1946-1960 еллар. Бу елларда клуб мөдире булып:

  1. Зайнуллин С.Ш.
  2. Абдрахманов Г.
  3. Садыков Г.С.
  4. Халиков  Г.А эшли.

Китапхана эшчеләре Шамсутдинова Зәйтүнә,Гузаиров Аскар була.

Үзэшмәкәр сәнгать түгәрәге ел саен яшь көчләр белән тулылана бара: Хисматуллин Рәис һәм Рәшит, Ихсанов Тәлгәт, Латыпов Хәләф, Ситдыко Фәиз, Зайнуллина Нурия, Ситдикова Рауза, Гумеров Миннияр һ.б. иң актив катнашучылар була. Сугыштан соңгы елларда мәктәп укытучылары белән берлектә:

  • «Карлугач»
  • «Йөрәк уты»
  • «Төнге сигнал»
  • «Яшь йөрәкләр»
  • «Ялгыз каен»
  • «Ил өчен»
  • «Кайту» һ.б спектакльләр куела.

1956 елда укытучылар коллективы «Ялгыз каен» комедиясе белән район смотрында I урын алалар.

1957 елда  «Районның иң яхшы авыл клубы» дигән район советының грамотасы бирелә.

...

Скачать:   txt (29.1 Kb)   pdf (163.5 Kb)   docx (25.8 Kb)  
Продолжить читать еще 8 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club