"Физика" курсының аерым темаларын өйрәнгәндә компьютерда модельләү системасын куллану
Автор: 89872111562 • Июнь 3, 2023 • Курсовая работа • 4,749 Слов (19 Страниц) • 193 Просмотры
Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы
Югары белем бирү федераль дәүләт автономияле мәгариф оешмасы
КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы
Юнәлеш: Педагогик белем бирү (Ике төрле профиль)
Профиль: Математика һәм физика
ЮНӘЛЕШ БУЕНЧА КУРС ЭШЕ
Төп мәктәптә "Физика" курсының аерым темаларын өйрәнгәндә компьютерда модельләү системасын куллану
4 курс студенты
10.2-923 нче төркем
«___» ___________2023 ___________ (Шәрифуллина Ф.Ф.)
имза
Фәнни җитәкче:
Физика-математика фәннәр кандидаты, доцент
«___» _________________2023 ___________(Галимҗанов Ә.Ф.)
имза
Казан – 2023.
Эчтәлек
Кереш. 3
1 НЧЕ БҮЛЕК. ФИЗИК ПРОЦЕССЛАРНЫ КОМПЬЮТЕРДА МОДЕЛЬЛӘҮ. 5
1.1. Физикага өйрәткәндә компьютерда модельләүнең әһәмияте. 5
1.2. Компьютерда модельләү этаплары һәм максатлары 8
1.3. Компьютерда модельләү принциплары. 9
1.4. Физик процессларны компьютерда модельләүдәге үзенчәлекләр һәм модельләү программаларын классификацияләү. 11
1.5. Белем бирү-тәрбия процессына компьютер модельләрен кертүнең өстенлекләре. 12
2 НЧЕ БҮЛЕК. КОМПЬЮТЕР МОДЕЛЬЛӘҮ СИСТЕМАСЫ НИГЕЗЕНДӘ БУЛДЫРЫЛГАН ФИЗИКА БУЕНЧА УКУ ПРОЦЕССЫНА ЦИФРЛЫ ЛАБОРАТОР ЭШЛӘРНЕ КЕРТҮ. 15
2.1 . Цифрлы лаборатор эшләрнең өстенлекләре. 16
2.2 . Төп мәктәптә физика курсының аерым темаларын өйрәнгәндә Physics Education Technology (PhET) куллану. 17
2.3 . Чыбык йөртүченең амперметр һәм вольтметр ярдәмендә каршылык күрсәтүен үлчәү, PHYSICS EDUCATION TECHNOLOGY программа пакетын кулланып, 8 нче сыйныфларда физика дәресе үткәрү. 20
Йомгаклау. 24
Кулланылган эдэбият. 26
Кереш.
Заманча белем бирүне яңа мәгълүмати технологияләр кулланмыйча күз алдына да китереп булмый. Бу технологияләр белемне укучыга тәкъдим итүнең нәтиҗәле ысулларын тәэмин итүче мәгълүматны, технологияләрне алуга, саклауга, эзләүгә, эшкәртүгә, тапшыруга кагыла һәм белем бирү процессын тизләтә. Шул ук вакытта мәгариф системасы бер яктан кулланучы, ә икенче яктан - мәгълүмати технологияләрне актив җитештерүче, аларның үсешенә хисап техникасын үстерү көчле этәргеч бирүче дә. Барлык уку дисциплиналары арасында физика - предметларны компьютерлаштыруга аеруча мохтаҗ фәннәрнең берсе.
Сайланган теманың актуальлеге шунда ки, төрле физик процессларның һәм күренешләрнең компьютер модельләрен куллану укучыларны физика предметына өйрәтүнең нәтиҗәлелегенә ярдәм итә, аларга физик күренешләр механизмнарын, күпчелек очракта кеше күрергә мөмкин булмаган процессларны, ә кайбер очракларда - гамәлдә һәм тормышта тормышка ашмаслык процессларны аңларга мөмкинлек бирә. Компьютерда модельләү - физик системаларны өйрәнүнең нәтиҗәле ысулларының берсе. Компьютер модельләре еш кына гадирәк һәм аларны тикшерергә уңайлырак, алар реаль куелышы кыен яки алдан күрелмәгән нәтиҗә бирергә мөмкин булган исәпләү экспериментларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Компьютер модельләренең формалашуы өйрәнелә торган объектларның үзлекләрен билгели торган төп факторларны ачыкларга, аның параметрларын һәм башлангыч шартларын үзгәртүгә физик системаның җавабын тикшерергә мөмкинлек бирә. Компьютер моделен файдалану нинди дә булса физик күренешне сыйфатлы итеп күрсәтергә яки анализларга мөмкинлек биреп кенә калмый, ә бәлки иҗади тикшеренү эшчәнлегенә стимул да булырга мөмкин, ул белемнәрне физика өлкәсеннән генә түгел, ә башка фәннәрдән дә актуальләштерүне таләп итәчәк.
...