Интеллектуаль реализмның татар прозасында чагылышы
Автор: qwert2020 • Март 23, 2020 • Курсовая работа • 10,367 Слов (42 Страниц) • 438 Просмотры
Эчтәлек
Кереш............................................................................................................ 3
Бүлек 1 Интеллектуаль реализм төшечәсен мәктәптә өйрәнү.............. 8
1.1. Нәзари төшенчәләерне өйрәнү методикасы...................................... 8
1.2 Әдәбият белемендә интеллектуаль реализм төшенчәсенең аңлатылышы............................................................................................................ 12
Бүлек 2 Интеллектуаль реализмның татар прозасында чагылышы..... 27
2.1. Ф.Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повестенда мифологик мәгълүмат ярдәмендә идеаль тормыш моделе формалашу............................... 27
2.2. Р.Сибатның “Ялгызак” романында интеллектуаль тенденция бирелеше.................................................................................................................. 32
Йомгак.......................................................................................................... 40
Кулланылган әдәбият исемлеге................................................................. 42
Кушымта А
Кереш
Теманың акутальлеге. Сиксәненче елларның икенче яртысыннан башланган үзгәртеп кору җилләре сәяси-иҗтимагый тормышка гына түгел, әдәби-мәдәни барышка да мөһим йогынты ясады. XX гасырның икенче яртысыннан сүз сәнгатенең иҗтимагый кануннарны алга куйган идеологик кысалардан арынуга омтылышы белән бәйле киңәю-тармаклану чорын башлаган татар әдәбияты XXI гасырга аяк басканда яңа эзләнүләр мәйданына чыкты, үзенчәлекле үсеш юлында яңа сукмакларны сала башлады. “Прозаның офыклары нык киңәйде. Беренчедән, соңгы берничә елда гына да моңарчы бездә бөтенләй диярлек күтәрелмәгән, дөресрәге, тыелган милли тематикага әйләнеп кайтты. Икенчедән, татар тарихы әдәбиятта үзенең лаеклы урынына кайтып утырды. Өченчедән, дин вә иман мәсьәләләрен үзәккә алган гыйбрәтле әсәрләр туды. Дүртенчедән, язучылар ялган коммунистик идеалларның кеше аңына тискәре йогынтысын курыкмыйча фаш итә башладылар. Бишенчедән, моңарчы берьяклы гына сурәтләнгән икенче бөтендөнья сугышы тарихына яңача караш барлыкка килде... Алтынчыдан, әдипләр хыял белән чынбырлык арасындагы рәшә сыман дөньяның тылсымлы, бер караганда, мистик, икенче караганда фантастикага якын катлауларына үтеп керергә җөрьәт итте”[1], - дип яза Ф.Латыйфи.
Узган гасырның соңгы ун-егерме ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрнең күбесе үзендә модернизм элементларын туплаган үрнәкләр буларак дөньяга килә. “Яңартылган реализм”ның магик, психологик, сюрреализм кебек агымнарына хас билгеләрне иҗади нигезгә салган әсәрләр бер бәйләмне тәшкил итә.
Шуның белән бергә сүз сәнгатендә автор-укучы сөйләшүен турыдан-туры алып бару мөмкинлеген киңәйтүче интеллектуаль тенденциянең көчәюе дә күзгә ташлана. Сюжет бирелеше аркылы фикер һәм мөнәсәбәт белдерү белән генә чикләнмичә, мондый әсәрләрдә фәлсәфи, иҗтимагый, әхлакый кануннар турыдан-туры, автор мөнәсәбәте кебек тәкъдим ителә. Рус әдәбиятында үсеш алган яңа агымнар безнең татар әдәбиятында әле агым буларак формалашып җитмичә, күренеш хәлендә яши.
Интеллектуаль тенденция безнең әдәбиятта күптәннән яшәп килә. Аның яралгыларын шәрык ренессансы әдәбиятында да күрергә мөмкин. Соңрак бу күренеш мәгърифәтчелек әдәбиятында күзәтелә. 70 нче еллар татар поэзиясендә аналитик, интеллектуаль башлангычның зур урын ала башлавы сизелә. Соңгы еллар прозасы да бу өлкәдә аерым эзләнүләр алып бара. Гамәли яктан ул Р.Сибат (“Ялгызак”), Ф.Бәйрәмова (“Алыплар илендә”), Г.Гыйльманов (“Албастылар”), М.Кәбиров (“Сары йортлар сере”) әсәрләрендә чагылыш таба.
Ф.Бәйрәмова зур иҗатка узган гасырның 80 елларында килеп, татар әдәбиятына гаять көчле, үзенчәлекле әсәрләрен бирә. Аның беренче күләмле әсәре – “Болын” повесте – 1983 елда басылып чыгып, әдәби дөньяда уңай караш тудыра, матбугат битләрендә бәхәсләр кузгата. Бу елларда Ф.Бәйрәмова шактый күп иҗат итә, кеше җаны, аның эзләнүләре, табышлары һәм югалтулары турында нечкә зәвыклы әсәрләр тудыра[2]. “Болын”нан соң бер-бер артлы “Чакрым баганалары” (1983), “Битлек” (1983), “Кем?” (1984) “Күл балыгы” (1984) һәм башка повестьлары языла һәм матбугатта дөнья күрә. 1986 елда Ф.Бәйрәмованың “Болын” дип аталган беренче китабы, 1991 елда “Моң” дигән икенче китабы укучыга ирешә. Бу җыентыклардагы әсәрләрнең кеше рухына, күңел дөньясына багышланган булуы татар әдәбиятында, нигездә, колхоз-совхоз, авыл, нефть һәм КамАЗ темалары хакимлек иткән чорда бер яңалык, тынчу дөньяда бер йотым һава булып кабул ителә[3]. Бу повестьларында язучы “халәте рухия” әдәбиятына нигез сала, кешеләрне тән турында түгел, иң беренче чиратта җан турында кайгыртырга өнди, өйрәтә.
...