Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

XXI гасыр башы татар поэзиясе

Автор:   •  Май 27, 2018  •  Реферат  •  3,328 Слов (14 Страниц)  •  1,872 Просмотры

Страница 1 из 14

Эчтәлек

  1. Кереш                                                                                                      3                                                                                                      
  2. XXI гасыр башы татар поэзиясе                                                           5
  1. Гомуми күзәтү                                                                                        5
  2. Яшь буын шагыйрьләре                                                                        7
  3. Рүзәл Мөхәммәтшин                                                                              8
  4. Йолдыз Миңнуллина                                                                            10
  5. Р. Мөхәммәтшин белән Й. Миңнуллина иҗатын чагыштыру         12
  1. Йомгаклау                                                                                              15
  2. Файдаланган әдәбият исемлеге                                                            16

        

  1. Кереш

XX-XXI гасыр чикләре татар поэзиясендәге үсеш-үзгәреш, бер яктан, 1990 нчы еллардагы рухи һәм милли яңарышның, икенче яктан, 1960-80 нче еллардагы шигъри күтәрелешнең матур нәтиҗәсе буларак кабул ителә. 80нче елларның икенче яртысыннан милли мираска мөнәсәбәтнең үзгәрүе нәтиҗәсендә халыкның үз үткәне, мәдәни байлыгы белән кызыксынуы арту, моңа кадәр күләгәдә калып, күренми яткан әдәби катламнарның ачылуы, татар әдәби-эстетик һәм иҗтимагый фикерендәге яңарыш шигърияттә яңа сыйфатларның алга чыгуына юл ача. Туксанынчы еллардагы фикер төрлелеге, азатлык, хөррият җилләре һәм төрлечә карашлар сыешуы шигърияттә күренешләрне яңачарак бәяләргә, сурәтләргә, матурлыкны үзгә эчтәлектә, калыпта яктыртырга мөмкинлек бирә. Болар, сүз сәнгатенең башка төрләре кебек үк, поэзиянең дә бөтен яссылыкларда – эчтәлек һәм форма ягыннан – эзләнүләр юлына керүенә этәргеч була. Яңарыш традицияләрне дәвам итеп үсү-үзгәрү, тема-проблематик яктан төрлеләнү, яңа сукмаклар эзләү, иҗади тәҗрибәләр ясап карау, фәлсәфи яктан тирәнәю, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне дә кешелек, яшәеш кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу белән билгеләнә. Әлеге дәвер шагыйрьләрнең иҗат принципларын, кыйммәтләрне яңадан тагын бер кат күздән кичерүе ягыннан да үзенчәлекле. Нәкъ шушы ике гасыр чигендә XXI гасыр башы татар шигъриятендә урын алачак, сүз сәнгатен үсеш-үзгәрешкә китерәчәк стиль тенденцияләре аермачык билгеләнеп җитә: романтик, лирик-эмоциональ башлангычның дәвам ителүе; милләт тормышына, җәмгыятькә бәя бирүгә йөз тоткан тәнкыйди башлангычның көчәюе; җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләрен әдәби материалда чишәргә омтылган интеллектуаль тенденциянең үсүе; модернистик эзләнүләрнең алга чыгуы. Бу сыйфат-хасиятләр хәзерге чор татар поэзиясендә, реаль чынбарлыкны бәяләү белән генә чикләнмичә, кешелекнең яшәеш кануннарын аерып чыгарган, кешене олы кыйммәт итеп күтәргән яисә тормыш закончалыкларын тәнкыйть утына алган яңа әдәби модельнең төзелүенә китерә. Шуның нәтиҗәсендә татар шигърияте чын мәгънәсендә милли рухлы, укыган саен яңа мәгънә, үзгә яклары белән ачыла бара торган лирик-эмоциональ, үзенчәлекле, бер үк вакытта модерн алымнарны да чит итмәгән, алымнар синтезына нигезләнгән шигъри әсәрләрне мәйданга чыгара.

Соңгы елларда дөнья күргән поэтик әсәрләрдә дә әлеге үзенчәлекләр әйдәп бара. Әлбәттә күләме ягыннан чикләнгән шәхси проект кысаларында гына яңа буын шагыйрьләрнең җыентыкларында, вакытлы матбугат битләрендә басылган һәр шигырен аерым анализлап чыгу, аларның шагыйрь иҗатындагы һәм, гомумән, татар поэзиясендәге урынын билгеләп, тәгаенләп кую, һәр шагыйрь иҗатына аерым тукталу, җентекле бәя бирү мөмкин түгел, әмма күпмедер дәрәҗәдә бу өлкәдә эшләү мөһим. Бу исә шәхси проект эшенең актуаль булуын  күрсәтә.

   Шәхси проект эшенең тикшерү объекты: 21нче гасыр татар әдәбияты; предметы – егерме беренче гасыр башында әдәбиятка килгән яшь буын шагыйрьләре биографиясе, иҗаты.

Проектның максаты:  хәзерге заман татар әдәбияты поэзиясендә барлыкка килгән яңа шәхесләр белән танышу, аларны барлау, чагыштыру.

Әлеге максатка ирешер өчен, түбәндәге бурычларны куйдым:

  • Хәзерге заман татар әдәбияты поэзиясенә гомуми күзәтү ясау;
  • 21нче гасыр башында татар әдәбиятына килеп кергән яшь шагыйрьләр биографиясен өйрәнү;
  • Яшь буын шагыйрьләренең иҗатын анализлау, чагыштырып карау.

Тикшерү алымнары: эзләнү, әдәбиятны өйрәнү, тикшерү һәм анализлау, чагыштыру.

Әлеге эшнең теоретик һәм практик әһәмияте – аны татар әдәбияты дәресләрендә, шулай ук шигърияткә кагылышлы төрле кичәләрдә куллану мөмкинлеге.

...

Скачать:   txt (36.6 Kb)   pdf (203.1 Kb)   docx (150.3 Kb)  
Продолжить читать еще 13 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club