Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Бәхилләшү. Мөхәммәт Мәһдиев

Автор:   •  Апрель 29, 2025  •  Реферат  •  2,437 Слов (10 Страниц)  •  153 Просмотры

Страница 1 из 10

Бәхилләшү. Мөхәммәт Мәһдиев

   Язучы прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиевнең исеме матбугатта алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый.  Үзәк тема – авыл һәм аның кешеләре,  табигать.  Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әдәбиятка алып кергән авыл темасына гомере буе тугрыклы калды, монда аның берничә юнәлеше бар:

               1. 40 нчы еллар уртасы һәм ахыры кешеләрнең  яшәү       рәвеше, өмет-хыяллары (“Без 41 нче ел балалары”, “Фронтовиклар”).

               2. Сугыштан соңгы авыл кешеләренең дөньяга мөнәсәбәте, үзләре саклап алып килгән әхлак-әдәп, күңел матурлыгы (“Торналар төшкән җирдә”, “Исәнме, Кәшфи абый”).

               3. Чор, аның үзенчәлекле яклары, кешеләре, аларның рухи җаны, әлеге чор белән саубуллашу(“Бәхилләшү”).

 Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үзенең язу манерасы бар. Ул –  әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьле сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, юмор, сатира, лиризм үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, халыкчан тапкырлык –  язучы стиленә хас төп сыйфатлардан санала. Мөхәммәт Мәһдиев әсәләренә карата “моңсу юмор” дигән сүз да еш очрый.

Әсәрне укый башлаганда, аның ничек аталуыннан чыгып, ирексездән, исеменә туры килерлек эчтәлек көтәсең.  “Бәхилләшү” әсәрен укый башлаганда, баштарак эчтәлек белән вакыйгалар арасында бәйләнеш юк та  кебек, тик Мөхәммәт Мәһдиевнең башка әсәрләрен истә тотып, алга таба укый-укый гына авторның бу әсәсрдә кем белән бәхилләшкәнен чамалый башлыйсың. Аның үзенең чоры, аның авылы, кешеләре белән бәхилләшеп ятуы икән бит. Юк, автор беркая да китми, иленнән дә, авылыннан да, тик ул яшәгән чор китә. Ач, авыр, күпвакыт аяусыз, тик чиста һәм саф күңелле, үзенчә бәхетле заман китә, үзгәрә. Аның чорын алыштырган заман да начар түгел. Капчыклап, борыннардан кан килгәнче өстерәп ташыган, зур бәйрәм итеп хөрмәтләп сирәк кенә салган ипи урынына, элеваторларда тау-тау өелеп  ята торган ипиле заман килә. Тик ул ипине, җаваплы кешеләрнең ваемсызлыгы, эшләп җиткермәүләре аркасында яңгыр астында калып, янып юкка чыккач, бульдозер белән чокырга эттереп түккән очраклар да була.Ул бозауларга ашатыла. Бала вакыты, яшьлек еллары ипигә туймаган, ачлыкның ни икәнен үз эстендә татыган авторның моңа йөрәге янганы, ачынганы аңлашылып тора билгеле. Ул шул ваемсызлыкы кичерә алмый кебек хәзерге заманга.  

Бәхилләшү” әсәрендә, бер яктан карасаң, төп герой –  язучы үзе, икенче яктан караганда, әсәрдә телгә алынган һәр кеше төп урынны алып торган кебек була. Бу хис, язучының үзе өчен бу кешеләрнең тормышы, аларның язмышы, ул язмышка тәэсир иткән һәр нәрсә бик мөһим булганлыктан туадыр бәлки.  

 Әсәр, Исламгали агай Ягудин турында сөйләү белән башланып китә. Ул сугыштан кулларын кистереп кайткан, куллары урынына хирурглар аңа җәплекәләр ясаганнар, ул шул җәплекәләре белән яши, эшли. Кич саен урамдагы бүрәнәләр өстенә утырып халыкка сугыш турында сөйли, җитди итеп ах-вах килеп зарланып, куркыныч итеп  түгел, уенын-чынын аермаслык шаян итеп. Бик сирәк кенә җитди сөйли ул сугыш турында. Мәсәслән, “Кызыл йолдыз” ордены белән ничек бүләкләнуе хакында.  . Шулай ук, автор, геройларның тормышларын сурәтләгәндә, һәрвакыт диярлек, кешенең үз язмышын сайлап алу мөмкинлеген  күрсәтә кебек. Исламгали агай малае Хәмит белән поездда санаторийдан кайтканда ниндидер начар кеше аларның акчаларын урлап китә. Алар авыр хәлдә калалар. Автор, бу авыр хәлдән чыгуның ике юлын билгели, беренчесе, вокзалда асфальтка утырып кешеләрдән ярдәм сорап акча җыю. Тик Исламгали агай икенче юлны сайлый, ул соңгы тиеннәренә Сугыш ветераннары Советына шалтырата. Аның җаваплы секретаре, ике аяксыз Мересьев, аңа ярдәм итә. Менә шушы вакыйга аша, укучы,  үзенә уйланыр өчен  күпме тема таба. Беренчедән, икесенә ике аяк, ике кул гына булуына карамастан, бу ике кеше, башкаларга ярдәм итә алалар,  авырлыкларга бирешмиләр, узләрен түбәнсетергә юл куймыйлар. Икечедән, гади авыл кешесе, кулсыз инвалид булса да, Исламгали агай акыллы, киң карашлы, зирәк кеше, ул үзенең проблемасын дәрәҗәсен төшерми хәл итәрлек юлларын таба белгән. Автор авылының кешеләрен хөрмәт белән, аларның рухи сыйфатларына сокланып, яратып,  горурланып яза.  

...

Скачать:   txt (27.7 Kb)   pdf (113.2 Kb)   docx (18.8 Kb)  
Продолжить читать еще 9 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club