Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Татарстан радиосынын үткәне, бүгенгесе киләчәге

Автор:   •  Сентябрь 23, 2019  •  Реферат  •  2,615 Слов (11 Страниц)  •  390 Просмотры

Страница 1 из 11

                           РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ

                   МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

        “КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ”

ЮГАРЫ БЕЛЕМ БИРҮ ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ  

                           МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

        СОЦИАЛЬ – ФӘЛСӘФИ ФӘННӘР ҺӘМ ГАММӘВИ         КОММУНИКАЦИЯЛӘР ИНСТИТУТЫ. ЖУРНАЛИСТИКА ҺӘМ   МЕДИАКОММУНИКАЦИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ. ТАТАР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ КАФЕДРАСЫ

Юнәлеш: 42.03.02 – Журналистика

Профиль: “Гаммәви мәгълүмат чаралары (милли журналистика)”

                                                РЕФЕРАТ

  ТАТАРСТАН РАДИОСЫНЫҢ ҮТКӘНЕ, БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ                           КИЛӘЧӘГЕ

Көндезге уку бүлегенең

1 нче курс, 13.3-802 төркем студенты

“__” _______ 2018 г.

_________(Шәймөхәммәтова А.М.)

Фәнни җитәкчесе:_________(Сәфәров М.М.)


                                                  КЕРЕШ

       Фән һәм техника алгарышы көн саен яңадан – яңа казанышлары белән таңга калдырган шушы заманда безгә һәр тарафта сөйләп торучы радио гап – гади, гадәти бер нәрсә кебек кенә тоела башлады. Гүя, ул дөньяда яратылганда ук булган диярсең. Ә бит Попов Александр Степан улы үзе уйлап тапкан радио җайланмасын моннан нибары 123 ел элек – 1895 елның 7 маенда Петербург университетында эшләтеп күрсәтә һәм шуның белән авазларны, радиомагнитлы дулкыннар ярдәмендә ерак араларга тапшырып булуын исбат итә. Әнә шул мизгелдән кешелек дөньясында өр яңа дәвер – радио дәвере башланып китә.

                                                    ТАРИХЫ

      Радио инкыйлабы нәкъ менә бездә – Казанда кабына. Ләкин ул, мәгълүм сәбәпләр аркасында, күп төрле административ каршылыкларга дучар була. Фәкать легендар язучы, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы каһарманы Шамил Усманов һәм аның фикердәшләренең фидакарьлеге бәрабәренә 1927 елның 7 ноябрендә татар радиосы телгә килә. Татарстан радиосы яралган беренче айлардан ук сәясәт белән бергә әдәбиятка һәм музыкага да зур әһәмият бирә. Беренче татарча концерт вакытлыча җиһазландырылган, кара калын тукыма белән эчләнгән кечкенә генә студиядә алып барыла. Ул 2 – 3 кешене генә сыйдырырлык була. Бу концертта Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов һәм Солтан Габәши катнаша. Бераздан студия татар академия театры фойесына күчерелә, спектакльләр һәм концертлар турыдан-туры шуннан трансляцияләнә. Радио тиз арада яшь иҗат көчләрен берләштерүче үзәккә дә әверелә. Ул чагында “Татар мәдәнияты йорты” каршында яшь язучылар, шагыйрьләр түгәрәге бик популяр була. Аның утырыш – кичәләрендә Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Фәхри Әсгать, Мөхәммәт Гали, Гомәр Толымбайский, Мәхмүт Галәү һәм тел галиме Хәйретдин Вәли һәм башкалар катнаша, яшьләрнең әсәрләрен укып, аларга үзенең эшлекле киңәшләрен бирә, уңышлыларын даими рәвештә радиотапшыруларына тәкъдим итеп бара.

     Бу вакыйгалардан соң инде тугыз дистә ел гомер үткәч, без татар дөньясына сәнгатьнең радио дип аталучы яңа төре нәкъ әнә шул чакта барлыкка килгән, дип әйтә алабыз. У чыннан да шулай. Аның техник өлешен тынгысыз җанлы инженерлар хәл итсә, рухи ягын – язучыларыбыз, артистларыбыз, композиторларыбыз, галимнәребез, җырчыларыбыз кайгырта. Танылган язучы шагыйрьләрдән һәм язучылардан гына да радиода кырыкка якын кеше эшләгән. Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Мин Шабай, Зыя Мансур исемнәрен атау үзе генә дә күп нәрсә турында сөйлидер. Аларның кайсылары тулаем радио белән җитәкчелек иткән, икенчеләре баш мөхәррир яисә гади бүлек мөдире булган. Ләкин аларның һәммәсе әдәбиятыбызның олуг вәкиле Шамил Усманов башлаган изге эшне дәвам иттергән.

...

Скачать:   txt (26.1 Kb)   pdf (114 Kb)   docx (16.2 Kb)  
Продолжить читать еще 10 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club