Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Татар теле дәресләрендә сүзьясалышы тармагын өйрәнү

Автор:   •  Январь 3, 2021  •  Курсовая работа  •  10,862 Слов (44 Страниц)  •  332 Просмотры

Страница 1 из 44

ЭЧТӘЛЕК[pic 1]

КЕРЕШ        2

БҮЛЕК 1. ИЛДАР НИЗАМОВ ИҖАТЫ. АНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ КУЛЛАНЫЛГАН СҮЗ ЯСАЛЫШЫ ЫСУЛЛАРЫ        6

1.1.        Татар әдәбиятында Илдар Низамов әсәрләренең тоткан урыны        6

1.2. И.Низамов әсәрләрендә сүз ясалышы ысулларының кулланылышы        10

БҮЛЕК 2. И. НИЗАМОВ ӘСӘРЛӘРЕ МАТЕРИАЛЫ НИГЕЗЕНДӘ СҮЗЬЯСАЛЫШЫ ТАРМАГЫН ӨЙРӘНҮ        27

2.1. Татар теле дәресләрендә сүзьясалышы тармагын өйрәнү        27

2.2. Сүзьясалышы тармагын өйрәнгәндә проектлар эшчәнлеге методын куллану        39

ЙОМГАК        49

КУЛЛАНЫЛГАН ЧЫГАНАКЛАР ИСЕМЛЕГЕ        51


КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары эш дәверендә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрү буенча төрле эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп килә. Хәзерге заман таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, уку, белем алуга омтылышы булган балаларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләбе – белем бирүдә фундаментальлек принцибының эффектив гамәлгә куелуы өчен җирлек булдыру [ФДББС, 2008: 12]. Татар теле дәресләрендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр – теләсә кайсы халыкның туган телен үзләштерү ысулы була ала.

Телне яхшы белүдә төп метод – сөйләшү һәм язу. Мәктәптә укый башлагач та, тел материалы үзе фикер йөртү чарасына әверелә. Укырга, язарга өйрәнә башлау белән һәр баланың авазны, хәрефне, иҗекне, сүзне, җөмләне гамәли белүе зарурига әверелә. Аңлатуны җиңеләйтү дә үз туган телеңне яхшы белүгә бәйле. Шуңа күрә дә хәзерге заман шартларында татар теле дәресләрендә эшләү системасы зур җаваплылык сорый.

Укучыларга бигрәк тә татар теленең грамматикасын өйрәнү, сүзләрне ясалышы ягыннан тикшерү авырлык тудыра. Сүзьясалыш ысулы – нинди дә булса телнең матди берәмлекләреннән, алар арасында сүзьясалыш мөнәсәбәтләре хасил итеп, яңа сүзләр ясау алымы, методы. Үзенең барлык чаралары һәм типлары белән барлык ысуллар телнең сүзьясалыш системасын тәшкил итә[15].Шуңа күрә, чыгарылыш квалификация эшебездә татар теле дәресләрендә сүз ясалыш ысуллары белән эшләүнең  мөмкинлекләре, бу тармакныөйрәнгәндә Илдар Низамов әсәрләреннән файдалану кебек проблемаларны өйрәнергә алындык.

Илдар Низамов – күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, язучы. Ничә буын татар журналистларын әзерләүче, аларга төпле теоретик һәм практик белем бирүче. Аның шәкертләре төрле редакцияләрдә эшләп, Татарстан матбугатын үстерүгә саллы өлеш кертәләр.

И.Низамовның әдәби иҗаттагы төп кыйбласы – очерк, публицистика, яраткан темасы – табигать, Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы, татар тарихының күренекле шәхесләре.Фән өлкәсендә эзләнүләрен матбугат, публицистика сөйләмен өйрәнүдән башлаган галимнең тел куллану осталыгына багышланган дистәгә якын дәреслек, кулланма, программалары, йөзгә якын фәнни мәкалә һәм башка хезмәтләре бар. Бу хезмәтләр белән беррәттән, И.Низамовның язучы буларак эшчәнлеге артта калып килә. Шуңа күрә дә без эшебездә аның әсәрләрен өйрәнергә алындык.

Чыгаралыш квалификация эшенең темасына Илдар Низамов иҗатын өйрәнү чыгарылса да, аның әсәрләрендә кулланылган сүз ясалышы ысуллары,нәзари мәгълүматлардан башка тулы яктырту мөмкин түгел. Шуңа күрә фәнни хезмәтебездә бу аспектлар да күз уңында тотыла. Максатыбыз – туган телдә һәм рус телендә белем бирүче төп һәм урта гомуми белем бирү оешмаларының татар сыйныфларында татар теле дәресләрендә сүз ясалышы тармагын өйрәнгәндә, Илдар Низамов әсәрләреннән файдалану һәм бу тармакны өйрәтүгә мөнәсәбәтле тәкъдимнәр кертү.

...

Скачать:   txt (148.9 Kb)   pdf (446.2 Kb)   docx (771.9 Kb)  
Продолжить читать еще 43 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club