Татар һәм рус телләрендә аергыч
Автор: vrn1967 • Сентябрь 21, 2019 • Курсовая работа • 7,348 Слов (30 Страниц) • 396 Просмотры
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР-ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ФАКУЛЬТЕТЫ
ЧАГЫШТЫРМА ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕ КАФЕДРАСЫ
Татар һәм рус телләрендә аергыч
Читтән торып уку бүлегенең
нче төркем студенты
курс эше
Фәнни җитәкче –
КАЗАН - 2009
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ.................................................................................................................. 3
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АЕРГЫЧЛАРНЫ ӨЙРӘНҮНЕҢ ТАРИХЫ...................................................................................... 8
1.1. Рус һәм татар телләрендә җөмләнең логик-грамматик
кисәкләре............................................................................................................... 6
1.2. Татар һәм рус телләрендә иярчен кисәкләрне өйрәнү тарихы...... 10
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘ АЕРГЫЧНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ …………………………………………………………... 20
2.1 Татар һәм рус телендә җөмләнең иярчен кисәге буларак аергыч ... 20
2.2.Татар һәм рус телендә аергычларның аерымлануы......................... 24
ЙОМГАК.............................................................................................................. 28
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ................................................. 31
КЕРЕШ
Тел ул – кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып тора торган бер могҗиза. Ул җәмгыятьне оештырып, кешеләргә үзара аралашу, аңлашу мөмкинлеге биргән куәтле чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат итүнең иң әһәмиятле коралы да.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше, халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, икетелле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телләрендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйләнешле.
Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы,─ беренчедән, икетелле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә, икенчедән, ул телләрнең үзара мөнәсәбәтендәге, нисбәтендәге кануннардан хәбәрдар булуларына ирешү.
Татар халкының мәдәнияте, мәгарифе, теле үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Татарстан парламенты тарафыннан халыкның рухи дөньясы өчен бик мөһим канун – “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Закон кабул ителү татар телен саклау һәм үстерүне күздә тотып башкарыла торган эшләрнең нигез ташы булды.
Татарстан Республикасы Конституциясен (1992), “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны (1992), “2004 – 2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программа”сын кабул итү татар һәм рус телләрен дәүләт теле итеп билгели.
Икенче телне белмичә, шәхесара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин түгел. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полилингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта. Гомумән, ике яки аннан да күбрәк телләрне белү кешенең һәрьяклап үсешенә уңай йогынты ясый.[1]
...