Essays.club - Получите бесплатные рефераты, курсовые работы и научные статьи
Поиск

Публицистика Айдара Халима

Автор:   •  Декабрь 23, 2018  •  Контрольная работа  •  1,443 Слов (6 Страниц)  •  480 Просмотры

Страница 1 из 6

Башкарды: Гарипова Дилә Ришат кызы,

4 курс, 10.2-501 төркем

Айдар Хәлим - үзенең яшәү рәвеше, иҗтимагый фикере, иҗади эшчәнлеге белән безнең бүгенге яшәешебездә феноменаль күренеш. Моны бүген кемнәрдер таныймы, инкяр итәме яки махсус күрмәмешкә-белмәмешкә салынамы - анысы мөһим дә түгел, әмма вакыт  бу шәхеснең кабатланмас зурлыгын әкренләп раслап килә.

Айдар Хәлим дигәч, башта туган беренче фикер: ничек шулай төрле яклап универсаль, югары профессионал булып була икән ул? Айдар Хәлим ике телдә - рус һәм татар телләрендә (теләгәндә, саф башкортча да!) иркенләп иҗат итә ала. Берәүләр  өчен ул - зур шагыйрь. Иҗат дөньясына да шагыйрь булам дип килеп кергән шәхес.  Өстәвенә балалар өчен дә менә дигән шигырьләр яза. Бусы - талантның зурлыгын белдерүче бер сыйфат. Пьесалар язуы да мәгълүм аның. Әмма, минемчә, соңгы еллардагы төп иҗади хезмәте ул - проза әсәрләре. Айдар Хәлим прозасы, минем өчен,  - «Өч аяклы ат», «Татар вакыты», «Казыктагы итальян» әсәрләре ул.

Табигать шәхескә нечкә тоемлау, тынгысыз йөрәк биргән. Балачагы югалтулы, тирән кичерешле булган. Шуңа аны, чын мәгънәсендә, милләт баласы дип атарга мөмкин. Чөнки шундый ук нечкә бәгырьле, авыр язмышлы халкы, якты өметен югалтмый, алтын акылын баетып, аны туры сүзле егет итеп тәрбияләп үстергән... Айдар Хәлим холык-фигыле, яшәү рәвеше, иҗат максаты һәм көрәш кыйбласы, эшчәнлек стихиясе - кыскасы, көндәлек тормышы, бөтен барлыгы белән чын мәгънәсендә , беренче чиратта, публицист.

Айдар Хәлимнең публицистик хезмәтләре белән танышканда, аның интернет челтәрендә аерым мәкаләләр буларак кына бастырылган язмалары күп булуын ачыкладым, нигездә күпчелегенең идея-фикерләрен ишеткәнем дә бар иде. Кайсы хезмәт белән якыннанрак танышырга? Авторның башлангыч чор яки соңгы елларда чыккан хезмәтләрен караргамы? Укытучыбыз, Гөлфия Расилевна, тәкъдим иткән исемлектәге “Книга печали или записки аборигена” һәм “Убить империю!” публицистик мәкаләләр җыентыгы бар иде. Мин икенчесен сайлап, аның берничә исеме барлыгын ачыкладым: “Кипарис вернулся домой”, “Хотят ли русские войны”. Хезмәтнең кыскача эчтәлеген, аңа карата аннотацияләр белән таныштым, һәм инде җыентыкның аерым мәкаләләренә тукталырга уйлаганда гына, көтелмәгән яңалык ачтым: Айдар Хәлимнең 1997 нче елда басылган  “Убить империю!” публицистик мәкаләләр җыентыгы Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәр судының 2017 нче елның 30 мае карары нигезендә экстремистик хезмәт дип табылган. Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгының федераль экстремистик хезмәтләр исемлегенә 2017 нче елның 11нче августында кертелгән. Әлеге яңалык мине һич кенә дә Айдар абыйның хезмәтләреннән читләштермәде, ә киресенчә авторның иҗатына карата кызыксынуым артты гына. Соңгы елларда басылган мәкаләләренең күбесе интернет челтәрендә булу сәбәпле, аның элеккерәк чыккан “Книга печали или записки аборигена” җыентыгына тукталдым.

Айдар Хәлим гомумән публицистикага 1989 елда килә һәм язмалары белән бөтен СССРны тетрәтә. “Книга печали или записки аборигена” җыентыгы 1991 нче елда нәшер ителгән. Китап, үз чиратында, Россиядә беренче тапкыр милли автор тарафыннан (ягъни Айдар Хәлим) милләтләргә карата булган сәясәтне һәм аның аянычлы нәтиҗәләрен; Сталин, Хрущев, Брежнев булдырган административ-командалы сәяси аппаратны “Ленинныкы” дип атауны анализларга тырышу, халыкның күзләрен дөреслеккә ачу. Әлбәттә, һәр публицистик язма, хезмәт ул субъектив карала. Һәм укучының автор фикерләрен кабул итү-итмәү, алар белән килешү шәхси эше дип әйтик. Әмма әлеге җыентыкта әйтелгән фикерләр миңа бик якын, логик яктан аңлатылган кебек тоелды. (Бәлки моңа этәргечне Туфан Миңнуллиннның “Минһаҗ маҗаралары” постмодернистик әсәре дә биргәндер.)  Автор үзенең сөекле татар хылкы язмышы, аның  XVI гасырда башлангычын алган рус империясе корбаны булуы турында фикерли. Шулай ук китапта, киң катлау укучылар өчен бәлки таныш та булмаган, тарихи, сәяси һәм башка мөхим проблемалар күтәрелә. Алар нигезендә автор русификация һәм тизләтелгән рәвештә милләтләрнең үзара кушылуы, юкка чыга баруын аңлата. Авторның  кадерле татар милләтенең ачы язмышы турында хикәяләп,  милләт буларак татарларга һәм башка халыкларга үзенең иреге, теле, балаларның киләчәге хакына көрәшкә әйдәвен күреп, редакцияләр әлеге хезмәтне 90 елларда ук бастырырга куркалар. Шуңа күрә җыентык Литвада, Вильнюс шәһәрендә бастырылган.

...

Скачать:   txt (18.9 Kb)   pdf (121.6 Kb)   docx (16.2 Kb)  
Продолжить читать еще 5 страниц(ы) »
Доступно только на Essays.club