Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” хикәясенә анализ
Автор: SvetaMadina • Июль 5, 2022 • Реферат • 762 Слов (4 Страниц) • 233 Просмотры
Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” хикәясенә анализ
Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” хикәясе хәзерге төрки-татар әдәбиятында югары бәяләнгән әсәрләрнең берсе. Хикәя мәртәбәле М.Кашгарый исемендәге хикәяләр конкурсы җиңүчесе. Шуңа күрә дә бу әсәрне бүгенге көндә гасырлар дәвамында формалашып килгән төрки-татар әдәбиятының традицияләрен дәвам итүче хикәяләрнең берсе дип атый алабыз. Чынлыкта да, хикәянең символик, метафорик эчтәлегенә игътибар итсәк, бу әсәрдә Шәрыкъ әдәбиятында кабул ителгән күпчелек символларны күрә алабыз. Язучы әле суфичылык поэзиясендә үк очрата алган бу символларны үз әсәренә махсус рәвештә кертә.
Хикәядә очраган беренче һәм төп символ – ул капка. Капка образы әсәрнең көчле позициясенә – исеменә үк чыгарылган. Хикәянең барлык сюжеты да шушы образ тирәсенә оеша. Әсәр каймалы композициягә корылган: хикәя башында ук дуамал Касыйм авыл капкасын ачып, чыгып китә һәм хикәя ахырында да ул череп беткән йорт капкасына кайтып егыла.
Хикәядәге капка метафорик эчтәлеккә ия. Ул – автор тарафыннан махсус җанландырыла: “ачылып-ябылып үкси”, “ыңгыраша”, “ялвара”. Димәк, язучы шул рәвешле капка образының сакраль эчтәлеккә ия булуын тагын бер кат ассызыклый.
Капка символы дөнья әдәбиятында шактый популяр образларның берсе. Ул – бер дәүләттән икенчесенә күчүне характерлаучы архитектур символ, бусагадан зур сергә, билгесез киңлеккә керүне аңлата. Гыйбадәтханәләр барлыкка килгәнче үк, капка ике багана белән бәйләнгән конструкциядән гыйбарәт сакраль символ булып хезмәт иткән. Бу – Мелькартның финик агачыннан ясалган баганалар, Вавилондагы Изге капка, Япониядәге торияләр. Иерусалимда Алтын капкалар аша мессиянең килүе көтелгән. Пәйгамбәрләр тарихы буенча, Алла улы Гайсә ишәккә утырып изге шәһәргә шушы капкадан керә.
Спарталылар үз шәһәрен диварлар белән уратып алмаган, әммә аларның да Кастор һәм Полидеук дип аталган капкалары булуы мәгълүм. Алар аша шәһәргә чыгу хәрби җиңүне символлаштырган. Кайвакыт, җиңүченең борыңгы шәһәргә керүе өчен, крепость стенасында вакытлыча капка булдырылган. Бәйрәм азагында алар диварга куелган, шуның белән җиңүченең мөһимлеге ассызыкланган.
Россиядә, зур җиңүләрне искә алу өчен, Петр Беренче җитәкчелегендә триумфаль аркалар салына башлаган. Мондый архитектур һәйкәлләрне бүгенге көндә дә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород кебек шәһәрләрдә очратырга мөмкин.
Татар әдәбиятында да капка – еш очрый торган символ. Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин” җир әсәренең төп герое Мирвәли капкаларны ачып, авылын ташлап китә. Шундый ук мотив Ринат Мөхәммәдиевның “Кенәри – читлек кошы” хикәясендә кабатлана. Әмирхан Еникинең “Саз чәчәге” әсәрендә дә бу символны очрата алабыз. Бу әсәрләрнең барысында да капка – рәнҗегән, ярсыган, буталган геройның яңа тормыш башларга омтылуын (юлга чыгу) һәм шул яңа тормышны башларга торган бусагада күп кенә ялгышлыклыр, хаталар ясавын аңлата. Шул рәвешле, татар әдәбиятында капка – туган нигез, туган җир, туган туфрак кебек төшенчә һәм символларның синонимы дип әйтергә мөмкин.
...