Отчет по практике в ТР Альпарские и татарские муллы села Алкеевского района
Автор: Aizilya7 • Апрель 10, 2020 • Отчет по практике • 13,689 Слов (55 Страниц) • 320 Просмотры
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ЮГАРЫ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ
Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫ
2019 нчы елгы уку планы
ЮНӘЛЕШ: 44.03.05 Педагогик белем бирү, ике юнәлештә әзерлек «Туган (татар) тел һәм әдәбият һәм чит тел (инглиз теле)»)
Диалектологик практика буенча материаллар
Практика узу вакыты:
Практика узу урыны: ТР Әлки районы Алпар һәм Татар мулла авыллары
Казан - 2019
Эчтәлек
Кереш......................................................................................3
Авыллар турында белешмә...................................................4
Информантлар турында мәгълүмат......................................6
Информант №1.......................................................................7
Информант №2.......................................................................8
Информант №3..................................................................9-12
Информант №4................................................................13-17
Информант №5................................................................18-21
Информант №6................................................................22-24
Информант №7................................................................25-29
Информант №8................................................................30-35
Информант №9................................................................36-48
Анализ .............................................................................49-50
2
Кереш
Диалектология фәне тел белеменең зур өлешен тәшкил итә. Билгеле булганча, диалектология фольклор, этнография, халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Җирле сөйләм әдәби тел формалашуга этәргеч, нигез дә булып тора. Татар телендә диалектларны зур өч төркемгә берләштереп өйрәнәләр: урта диалект, көнбатыш диалект (мишәр диалекты) һәм көнчыгыш диалект. Алар үз чиратында тагын да кечерәк төркемнәргә- сөйләшләргә бүленеп карала. Диалектологик материалларын туплау, барлау – диалектология фәне өчен мөһим роль уйный, җирле сөйләмдәге үзгәрешләрне күзәтеп, анализлап барырга ярдәм итә. Бу исә, үз чиратында, әлеге гамәли эшнең актуальлеген күрсәтә. Җирле сөйләшнең бар үзенчәлеген күпкырлы вариантта үз эченә алган тулы һәм дөрес мәгълкмат җыюны үзебезгә максат итеп куйдык. Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләндә:
- Әңгәмә өчен туры килердәй, шушы җмрлектә туып-үскән яки озак
еллар дәвамында яшәгән информантлар табу;
- Информантлардан авыл тарихы, халык авыз иҗаты, истәлекле
урыннар һәм милли йолалар турында мәгълуматны сөйләттерү өчен дөрес сораулар төзү;
- Тупланган аудио язмаларны төгәл дөрес итеп транскрипциягә
күчереп язу.
Диалектологик материаллар Татарстан Республикасы Әлки районы Татар Мулла һәм Алпар авыллларында 2019 елның кадәр булган вакыт аралыгында җыелды. Барлыгы информант белән әңгәмә алып барылды. Материаллар язма һәм электрон вариантларда тәкъдим ителә.
3
Татар Мулла һәм Алпар авыллары турында
кыскача мәгълүмат
Татар Мулла авылы турында кыскача мәгълүмат.
“Безнең әти мулла түгел,
Безнең авыл Татмулла;
Безне кимсеткән буласың,
Бездән кимгә тап булма.”
(Исемеңне җырга куштым)
Алпар авыл Совет составында.
66 хуҗалыктан тора. 172 кеше яши. Барысы да татар милләтеннән. 1950 нче елларда 150 хуҗалык иде.
Заманында – “Марс” исемле аерым колхоз. Хәзер – “Алпар” совхозы бригадасы. Бригадада шактый еллар куянчылык фермасы эшләп килде. Хәзер сөт терлекчелеге фермасы бар.
Борынгысы
Кече Чиремшәннән ерак түгел, уйсулыкка посып кына утырган тыйнак кына, кечкенә генә бу авыл шактый борынгы булырга кирәк. Үз янәшәсендәге Алпар авылы белән бер чорда, моннан 300 еллар элек салынган булырга тиеш. Картларның сөйләвенә караганда, Татар Мулла авылы башта Чирмешән ярында ук, Керән тавы дигән җирдә була. Әмма урманга, чишмә суына якын булсын дип, тора-бара авыл халкы Зирекле инеше буена килеп утыралар. Шушында бабайлар агачларны төпләп авыл салганнар.
...